«Мин «Гаилә» исемле матур планетада яшим»: әдәби сандык (0+)

11 майда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган чара уздырылды. 

Гаиләдә әхлакый тәрбия бирү һәм аны ныгытуда китап мөһим роль уйный. Балалар Валентина Осееваның «Сыновья» хикәясен укыганны зур кызыксыну белән тыңлады һәм геройларның кылган гамәлләре турында фикер алыштылар. Китапханәче балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Яшь китап сөючеләр дус-тату рәвештә табышмаклар чиште һәм гаилә турында мәкальләрне искә төшерде, үзләренең яраткан туган-тумачалары турында сөйләде. «Гаилә зарядкасы» дигән хәрәкәтчән уенда актив катнаштылар, ул балаларга гаиләдә бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеген аңларга булышты. «Гаилә йөрәге»н тапшырганда, алар үзләренең өйләрендә ишетергә теләгән назлы һәм яхшы сүзләрне әйтте. Чара бик күп уңай тәэсирләр һәм якыннарыңа ярату һәм кайгырту хисләре бүләк итү теләге тудырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: